Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

РӨСТӘМ ГАЙНУЛЛОВ: “Каматамагылылар алга куелган барлык бурычларны үтәр дип ышанам”

Районда техниканы кышкы саклауга кую буенча үзара тикшерү узды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенә бәя бирде.

– Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең бу аспекты аерым игътибар таләп итә, чөнки дөрес консервацияләү машиналарның һәм агрегатларның эш вакытын озайтып кына калмый, кыр эшләре вакытында агротехник срокларны төгәлрәк үтәү мөмкинлеге дә бирә, эш узелларының вакытыннан алда ватылу һәм сафтан чыгу куркынычын киметә, - дип билгеләп үтте комиссия әгъзасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ИТО АПК бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Алиуллов. - Комбайннарны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын саклау вакыты ярты елга кадәр җитәргә һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин, шуңа күрә сезон тәмамланганда, түбәндәге моментларга игътибар итәргә кирәк.

Саклауга куяр алдыннан машиналарны тузаннан һәм үсемлек калдыкларыннан чистартырга, аннары аларны юарга һәм киптерергә кирәк. Агрегатларга кар йөкләнешен киметү өчен техниканы җилгә аркылы кую мөһим. Шиннардагы басымны 70% ка кадәр киметергә һәм аларны турыдан-туры төшүче кояш нурларыннан капчыклар белән томаларга яки агартырга, электр чыбыкларына зыян китермәсеннәр өчен кимерүчеләргә тозаклар куярга кирәк.

Болар – техниканы саклау кагыйдәләренең барысы да түгел әле.

Авыл хуҗалыгы техникасын, дөрес консервацияләгәндә, ачык мәйдан- чыкларда да уңышлы сакларга мөмкин, әмма мөмкинлек булса, катлаулы агрегатларны, комбайннарны һәм тракторларны ангарларга урнаштыру яхшырак.

Комиссия «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ машина-трактор паркларын карады һәм ике предприятиенең дә техниканы саклауга кую буенча яхшыэшен билгеләп үтте. Шулай ук ремонт эшләре графигы һәм тракторчы-машинистларның хезмәт хакы  бәяләнде.

Тикшерүгә нәтиҗә ясап, комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышкы чорга әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде. «Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ – 67 балл, “Олы Кариле” ҖЧҖ 56 балл җыйды.

Рөстәм Гайнуллов билгеләп үткәнчә, ике предприятие дә тикшерүгә лаеклы әзерләнгән һәм яхшы баллар җыйган.

– «Август» компаниясе белән без күптәннән хезмәттәшлек итәбез һәм Кама Тамагы районында авыл хуҗалыгы өлкәсенең уңай үзгәрешләр кичерүен күрәбез. Бүген районда көчле инвестор булу – ул яңа эш урыннары да, басуларны вакытында сыйфатлы эшкәртү дә. Һичшиксез, бу предприятие коллективының авылларны саклауда казанышы зур. Сезгә алга таба да уңышлар телим һәм  алдыгызга куелган барлык бурычларны хәл итәчәгегезгә ышанам, – диде предприятие механизаторларына һәм белгечләренә Рөстәм Гайнуллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев