Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда КФХлар эшләрен дәвам итә

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы белән бергә районда КФХлар эшен карады.

Салтыган авылында КФХ башлыгы Ямалетдинов Айрат Ришат улы 1 га мәйданлы теплицаны (мондый теплицалар 3 булачак) монтажлый башлады, анда ул 10 төрдән артык сортта виноград үстерәчәк. Монтажны ул июнь уртасында тәмамларга планлаштыра.

Наил Альбертович шулай ук «Эре мөгезле терлекләрне симертү» юнәлеше буенча «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча грант алучы Такаев Рефис Әсәд улының һәм 2019 елда «Агростартап» программасы буенча грант алучы Хәлиуллин Равил Миңнулла улының терлекчелек бинасы төзелеше белән танышты. Бина төзелеше ахырына якынлаша. Биредә 54 баш эре мөгезле терлек, 50 баш сөт юнәлешендәге сыер тоту планлаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев