Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

Район башлыгы Наил Вазыйхов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы районы бүлеге җитәкчесе Хәмит Гайнуллин һәм башка белгечләр комбайннарны, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең быелгы уңышны кабул итүгә әзер ындыр табакларын карадылар.

Бәяләү күрсәткечләре буенча “Август-Кама Тамагы” агрофирмасы мөмкин булган 70 баллның 68сен җыйган. Комиссия ашлык уру комбайннарының, үзйөрешле чапкычларның һәм тагылма ургычларның, ашлык ташу автотранспортының, шулай ук ашлык складларының, ындыр табагы һәм үлчәү җиһазларының әзерлеген югары бәяләде. Барлык югары җитештерүчәнлекле комбайннар да ике механизатор белән комплектланмаганлыктан, хуҗалыкка 2 балл җитмәде. “Олы Кариле” ҖЧҖның урып-җыюга әзерлеген комиссия 66 баллга бәяләде. Хуҗалыктагы югары җитештерүчән комбайннар ике механизатор белән тәэмин ителмәгәнлектән 2 балл җитмәде, тагын 1әр балл урып-җыю комбайнарының һәм ындыр табагы җиһазларының тиешле дәрәҗәдә әзер булмавы сәбәпле бирелмәде.

Чара барышында Наил Альберт улы һәм Радик Рәгыйп улы механизаторларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм төп бурычны – үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм аны амбарларга урнаштыру бурычын билгеләделәр. Шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләренең катгый һәм тайпылышсыз үтәлеше турында да искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев