Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печән һәм сенаж әзер

28 июньдә “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ терлек азыгы әзерләүнең беренче этабын тәмамлады.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе барлыгы 3000 тоннадан артык сенаж һәм 300 тоннага якын печән әзерләгән.

Эшнең соңгы көнендә печәнне тюклау берьюлы ике участокта барды. Юрий мәгарәсе каршындагы кырда тракторлар рулон ташу өчен махсус арбаларга төялгән тюкларны кырдан ташыдылар.

Биредә Алик Дәүләтшин, Илшат Вәлиев, Рәзил Гыйбадуллин хезмәт куйды.

– Бик уңайлы арбалар, - ди Алик Дәүләтшин. – Берьюлы 19 тюк сыя, ә трактор арбасына 3 тән артык сыймый,  шуңа күрә бу арбалар вакытны да, ягулыкны да экономияләү мөмкинлеге бирә.

Монда инде печән әзерләү тәмамланган, кырда әзер рулоннар ята иде. Бу вакытта печәнне тыгызлап җыю җайланмалары Олы Карамал янындагы кырда эшләде. Айдар Вахитов, Айнур Җиһаншин, Рифат Нәбиуллин урып-җыю өчен рулоннар әзерләде.

– Печәнне тулысынча Сөйки терлекчелек комплексына ташыйбыз, - диде җитештерү участогы җитәкчесе Динур Төхвәтуллин. – Биредә инде 700 рулон печән җыелды. Соңрак силос әзерләү белән мәшгуль булачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев