Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Оста бар да....

Дамир Заһидуллин район басуларында 40 елдан артык хезмәт куя. Ул районның тәҗрибәле комбайнчыларының берсе. Соңгы елларда ул берничә төр комбайнны үзләштергән. "Нива"да да, "Дон"да да эшләгән. Хәзер исә дүртенче ел инде "Нью Холланд"да эшли. Ул басуда иртә таңнан чыгып, караңгы төшкәнчегә кадәр була. Аны яңгыр яки чык кына туктата ала....

Дамир Заһидуллин район басуларында 40 елдан артык хезмәт куя.

Ул районның тәҗрибәле комбайнчыларының берсе. Соңгы елларда ул берничә төр комбайнны үзләштергән. "Нива"да да, "Дон"да да эшләгән. Хәзер исә дүртенче ел инде "Нью Холланд"да эшли. Ул басуда иртә таңнан чыгып, караңгы төшкәнчегә кадәр була. Аны яңгыр яки чык кына туктата ала.

13 августа Дамир Сәләх улы 9 комбайнчы белән бергә АХПның Кирельск бүекчәсендә борчак суктыруда иде. Уракка соңга калып чыгуына карамастан, бу көнгә ул 350 тоннага якын бөртеклеләр суктырган иде инде.

-Уҗымнарны җыеп алдык,-ди Кирельск бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Заһидуллин. -Хәзер арпа белән борчакны җыюга керештек. Сабан уңышы яхшырак, арпа гектарыннан 23 центнерга кадәр, борчак 16 центнер чыга, бу әлеге культура өчен яхшы күрсәткеч. Хәзер басуларда 9-12 комбайн эшли, бу уңышны билгеләнгән вакытка һәм югалтуларсыз җыеп алачакка өмет тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев