Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлыкларны дөрес саклау - югары уңышның нигезе

Орлыкчылык, авыл хуҗалыгы производствосында махсус тармак буларак, продукциянең уңышын һәм сыйфатын арттыруда, илне азык-төлек белән тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйный. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тикшергәндә орлыкчылык өлкәсендә закон таләпләрен саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, хуҗалыкларда орлык материалларны әзерләнмәгән орлык саклагычларда саклау...

Орлыкчылык, авыл хуҗалыгы производствосында махсус тармак буларак, продукциянең уңышын һәм сыйфатын арттыруда, илне азык-төлек белән тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйный.
Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тикшергәндә орлыкчылык өлкәсендә закон таләпләрен саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирә.
Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, хуҗалыкларда орлык материалларны әзерләнмәгән орлык саклагычларда саклау очраклары да бар. Крестьян-фермер хуҗалыкларында складлар аеруча начар җайлаштырылган, аларга җимерек түбә аша явым-төшем эләгә, нәтиҗәдә, орлыклар дымлана һәм бозыла. Югары дымлылык орлык материалын саклау өчен аеруча куркыныч. Шул ук вакытта корткычлар һәм кимерүчеләр дә орлыкка зур зыян сала. Орлык саклагычларда чистарту, тикшерү һәм дезинсекция, эчке җиһазлар кую өчен шартлар булдырырга кирәк. Орлык складларының эчке стеналарында ярыклар булырга тиеш түгел, чөнки аларга амбар корткычлары оялый.
Орлык саклаганда түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды: орлык саклагычта төрле культура һәм сорт орлыкларын катнаштыру: сорт һәм чәчү сыйфатын раслаучы документларсыз һәм дәүләт стандартлары таләпләренә туры килмәгән орлыклар саклау; стандартлы үрнәктәге этикеткаларның булмавы. Орлыкларны уртача пробага сайлап алу актлары дөрес тутырылмаган, сорт документының исеме, номеры һәм датасы, контроль берәмлек урнаштыру схемасы күрсәтелми, комиссия членнары имзасы куелмаган.
Хуҗалыклардагы барлык җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартыла. Җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелә. Әлеге күрсәтмәләрне үтәүне тикшерү орлык контроле бүлеге белгечләренә йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X