Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Олы Кариледә бөртеклеләрне җыюга керештеләр

Фермерлар арасында бөртеклеләрне җыюга беренче булып Мансур Галимҗанов КФХсы чыкты.

Гомумән алганда, бу фермер хуҗалыгында бөртеклеләрне 150 гектар мәйданда җыеп алырга кирәк.

Без 3 августта фермер хуҗалыгы кырларында булдык. Биредә Галимҗановлар гаилә белән эшли. Олы уллары Илнар «Енисей» комбайнында басудагы ашлыкны урып-җыя. «Нива» комбайнында аңа абыйсы Хәниф Вәлиев ярдәм итә. Галимҗановларның икенче уллары Айнур йөк машинасы белән ашлык ташый. Җыештырылган кырда өченче уллары Маннур эшли – трактор арбаларына прессланган салам тюклары төйи.

Сүз уңаеннан, Илнар Галимҗанов әтисе үрнәгендә үз хуҗалыгын булдырган. Айнур Казанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтендә эшли. Ял көннәрендә ул һәрвакыт әтисенә ярдәм итә. Маннур Кама Тамагындагы 116 нчы янгын сүндерү-коткару частендә эшли, әти-әнисе белән яши, буш вакытларында фермада һәм басуда эшли.

Галимҗановлар гаиләсе күп балалы, Мансур белән Сания балаларын хезмәт сөючән итеп үстергәннәр, эшнең барлык төрләренә дә өйрәткәннәр. Алар фермада да эшли ала, теләсә нинди техника белән оста идарә итәләр һәм аны ремонтлый да беләләр. Ә Илнарның гаиләсендә инде улы Илфар үсеп килә. Аңа әле 4 кенә яшь һәм аның төп мавыгуы – әтисе белән комбайнда эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев