Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кызу чор

Кыртапада ике авыр трактор сенаж базын тыгызлый иде. Фаяз Бакиров "Фенд"та һәм Альберт Вәлиев К-700дә. -Биредә күпме яшел масса салынган?- дип сорыйм Иске Барыш бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабировтан. -Биредә 1600 тонна, әмма сенаж салуны дәвам итәчәкбез. Люцерна икенче тапкыр чаптырылачак. Бүген бүлекчәдә шартлы бер баш терлеккә 10 центнер азык берәмлеге...

Кыртапада ике авыр трактор сенаж базын тыгызлый иде. Фаяз Бакиров "Фенд"та һәм Альберт Вәлиев К-700дә.

-Биредә күпме яшел масса салынган?- дип сорыйм Иске Барыш бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабировтан.

-Биредә 1600 тонна, әмма сенаж салуны дәвам итәчәкбез. Люцерна икенче тапкыр чаптырылачак. Бүген бүлекчәдә шартлы бер баш терлеккә 10 центнер азык берәмлеге әзерләнде. әмма әле июнь тәмамланмаган. Безнең терлекләр өчен кирәкле күләмдә азык әзерләү мөмкинлегебез бар. Бозаулар өчен 100 тонна печән запасы әзерләнде инде. Тагын кукурузны силоска салачакбыз.

-Бүлекчәдә күпме мөгезле эре терлек бар?

-Хәзер 700 баш, әмма көзгә аны 850 башка кадәр җиткерергә уйлыйбыз.

-Хуҗалыкта уртача савым нинди?

-Әлегә әлләни югары түгел - бер сыердан 13 кг, әмма без моның өстендә эшлибез.

Механизаторларга карап, аларның тәҗрибәле белгечләр икәнлеге күренеп тора, эшләрен белеп башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев