Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшчәннәре бәйрәме

Кичә "Пирамида" ТРКда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы кабул итте. Чарада безнең районнан МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Тантана башланыр алдыннан кунаклар республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе куелган күргәзмәне карады. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны котлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы...

Кичә "Пирамида" ТРКда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы кабул итте.

Чарада безнең районнан МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Тантана башланыр алдыннан кунаклар республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе куелган күргәзмәне карады. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны котлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның авыл хуҗалыгы өчен гади башланмавын искә төшерде. "Аның ничек тәмамлануына шик бар иде. Әмма Ходай безне рәхмәтеннән ташламады, авылда эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте безне тулы күләмдә ашлык, яшелчә, бәрәңге белән тәэмин итәргә ярдәм итте. Ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләребез - барысы да уңышлы. Бу, әлбәттә, авыл эшчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең зур хезмәте",- диде Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәтен җиткерде. Аннары Президент республика агросәнәгате хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда һава шартлары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләрен катлауландырды, әмма сыйфатлы агротехник чаралар һәм аграрийлар тарафыннан заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә 3,6 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда 2-2,5 процентка артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев