Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күркә бәяләре артты, үрдәкләр үстерәбез

ШЯХ хуҗасы Наилә Хәсәнованың авылга күченеп кайтуына шактый вакыт узган, балалары да үскән, алар инде урта сыйныфларда укыйлар. Наилә элеккечә йорт кошлары чыгару һәм үстерү белән шөгыльләнә.

- Быел күркәләр алмадым, йомыркаларының да, тәүлеклек бәбкәләренең дә бәяләре нык арткан. Хәзер күбрәк игътибарны үрдәкләргә бирәм. Бу сезонда 1000 баш үрдәк үстердем, тагын 200 башка якын мулард һәм 700 баш бройлер бар. Кош-кортны бераз үстерәм дә сатам. Калганнарын товар авырлыгы җыйганчы үстерәм һәм суйдырып, ит буларак сатам.

Наилә кош-корттан тыш өч сыер, бозау һәм ике үгез асрый, өстәвенә зур бәрәңге кыры да бар.

-Быел яз кош-корт бәяләре генә түгел, комбиазык бәяләре дә бик артты. Март аенда аларны иске бәядән сатып алырга өлгердем, апрель-майда бәяләр кинәт күтәрелде. Шулай итеп, бу бизнеска да бетү куркынычы яный. Дөрес, җәй ахырына азык бәяләре бераз төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев