Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Күркәләр колорадо коңгызын көнбагыш урынына ашыйлар": Агу кулланмыйча, корткычлардан котылу ысуллары

Колорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк. Әмма әлеге "деликатес"ка ияләштерү өчен, тавыкларны бәрәңге бакчасына көтүе белән куып чыгарырга кирәкми. Иң элек аны кошларның төп ризыгына кушып бирәләр. Шулай итеп аны көндәлек рационга кертәләр. Порцияне арттыра...

Колорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк.


Әмма әлеге "деликатес"ка ияләштерү өчен, тавыкларны бәрәңге бакчасына көтүе белән куып чыгарырга кирәкми. Иң элек аны кошларның төп ризыгына кушып бирәләр. Шулай итеп аны көндәлек рационга кертәләр. Порцияне арттыра барырга кирәк. Тәмен белсен өчен кортны аерым ризык итеп тә ашату мөһим.

Шуннан соң гына аны бәрәңге бакчасына чыгарырга ярый. Коңгызның тәмен бер татыган кош аны үз итә.


«Безнекеләр ашамады»


Саба районының Миңгәр авылында яшәүче Шәйхиевлар цесарканы өч ел асраган.


-Бәрәңге кортын юк итә икән дип сөйләгәннәр иде, мин дә эшләр җиңеләер дип көттем, - ди гаилә башлыгы Наил әфәнде. -Әмма безнекеләр ашамады. Бакчада йөрделәр үзләре. Ялгыш кына бер тапкыр да корт чүпләгәннәрен күрмәдем. Хуҗалык өчен цесарканың файдасын тапмадым. Тавышы матур, ите тәмле - шул гына. Колорадо коңгызын күркә юк итә дигәнне дә ишеткәнем бар. Тик бу ысулны сынамадым. Күркә зур бит ул, бәрәңге арасына кертсәң, бөтен сабакны сындырып бетерер, - диде ул.


"Катысын ярата, йомшагын юк"


Апас районының Идрәз авылында яшәүче Алсу Гыйззәтуллина да берничә ел буе цесарка тавыклары асраган.


-Мин шулай төрле кош-кортлар үрчетеп карарга яратам. Мисыр тавыкларын да шул кызыксынуым белән алган идем. Әмма ошатмадым аларны. Тавышлары каты, очып йөриләр, күршеләрдән дә уңайсызланып бетә идем. Колорадо коңгызын да ашаганын күрмәдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X