Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Керем чыганагы - көнбагыш

Быел "Красный Восток" ХК безнең районда 1000 гектар көнбагыш чәчкән иде. Вакытында һәм дөрес башкарылган агротехник чаралара нәтиҗәсендә әлеге техник культура яхшы уңыш бирде. Бүлекчәләр бүген 500 тонна көнбагыш орлыгы тапшырды инде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге культураның рентабельлеге гектарыннан 10 центнер уңыштан башлана, ә карилелеләр һәм ленинлылыра гектарыннан 19 центнер уңыш...

Быел "Красный Восток" ХК безнең районда 1000 гектар көнбагыш чәчкән иде.

Вакытында һәм дөрес башкарылган агротехник чаралара нәтиҗәсендә әлеге техник культура яхшы уңыш бирде. Бүлекчәләр бүген 500 тонна көнбагыш орлыгы тапшырды инде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге культураның рентабельлеге гектарыннан 10 центнер уңыштан башлана, ә карилелеләр һәм ленинлылыра гектарыннан 19 центнер уңыш ала. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен бу яхшы ярдәм.

-Урып-җыю дәвам итә, көннәр генә яхшы торсын, суктыруны төгәлличәкбез,- ди предприятиенең баш агрономы Рамил Сабиров. - Комбайнчылар Илдар Галимҗанов, Искәндәр Ганибаев, Нияз Сабиров, орлык ташуда эшләүче шоферлар һәм тракторчылар Надыр Шәрәфиев,Илһам Әскәров һәм Илдар Шәмсетдинов көн саен кичке унга кадәр эшли. Урып-җыю барышын җитәкче Вәкил Касыймов даими тикшереп тора.

Биредә бу вакытта холдинг президенты Айрат Хәйруллинна көтеп торалар иде.

-Бездә орлыкка да кукуруз кала, - дип дәвам итте Рамил Сабиров.-Суктырганнан соң ашлыкны изеп базга салабыз. 1-2 килограмм бүрттерелгән кукуруз орлыгы терлекләрдән яхшы үсеш һәм савым алырга мөмикнлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X