Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кышлату чорында

Узган шимбәдә "Кама Тамагы " АХПның Барыш бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аның бүлекчә җитәкчеләре, зооветбелгечләр һәм хисапчылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, МР Совет аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов, РУСХиП җитәкчесе Александр Сычев, раойн дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев катнашты. Белгечләр Кыртапа һәм...

Узган шимбәдә "Кама Тамагы " АХПның Барыш бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аның бүлекчә җитәкчеләре, зооветбелгечләр һәм хисапчылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде.
Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, МР Совет аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов, РУСХиП җитәкчесе Александр Сычев, раойн дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев катнашты.
Белгечләр Кыртапа һәм Барыш бүлекчәләрендә терлекчелек фермаларында терлекләрне кышлату, аларны асрау һәм ашату технологиясен саклау белән таныштылар.
Алар фикеренә караганда, хуҗалыкта кышкы абзарларда асрау яхшы оештырылган. Бозаулаган сыерлар аерым ябылган. Терлекләрне кардага чыгару оештырылган, бозаулату бүлекләре аерым, ташлатылган сыерлар рационыннан әчетелгән азык алынган. Ашлык парлатып бирелә, азыкның сыйфаты яхшы, рационга фураж, минераль өстәмәләр дә кертелгән.
Катнашучыларга фуражны төчеләндерүне күрсәттеләр. Җылы су кертелгән, асларына салам салынган.
Семинарда каташучылар 70 процент терлек асралучы салкын биналарны карадылар.
Аннан соң киңәшмә үткәрелде, анда район терлекчеләре узган атнага йомгаклар ясады, Барыш бүлекчәсендә 7 көнгә тулай савым 120 килограммга артканлыгын һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев