Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Каматамагылылар техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурска әзерләнә

23 мартта «Тал-Агро» ИК ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, «Нармонка «агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 һәм 2 филиаллары, «Бортас «агрофирмасы» ҖЧҖ директорлары «Варварино», «Яңа Сала», «Сөйки», «Кармалы»бүлекчәләрен йөреп чыктылар.

Терлекләрне кышлатуның барышы, азыкның сыйфаты, терлекләрне тоту технологиясе белән таныштылар. Тикшерү барышында терлек азыгының рационын яңадан карау, минераль өстәмәләрне өстәмә сатып алу мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән 30 марттан 3 апрельгә кадәр техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс игълан ителде. Конкурс комиссиясе район хуҗалыкларының күп кенә параметрлар буенча эшен бәяләячәк: тракторларның әзерлеге, техник карау узу, агрегатларның әзерлеге, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү, хезмәткәрләрдә медицина тикшерүе булу һ.б. Төен агрегатларына аерым игътибар биреп, техниканы ремонтлауны тизләтү буенча киңәшләр бирелде. Механизатор кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылып үтелде, директорларга механизаторларның көндәлек эш схемасын эшләргә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев