Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Каматамагылылар, моны һәркем белергә тиеш

Дуңгызларда африка чумасы вируслы авыру, ул аеруча кискен, хроник төстә була һәм күбесенчә үлемгә китерә. Яше һәм токымына карамастан африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Дуңгызларда африка чумасы авыруының яртысына якыны дуңгызларны пешмәгән азык калдыклары белән ашату нәтиҗәсендә килеп чыга. Шул уңайдан, кулай һәм арзан булуга карамастан, дуңгызларга...

Дуңгызларда африка чумасы вируслы авыру, ул аеруча кискен, хроник төстә була һәм күбесенчә үлемгә китерә. Яше һәм токымына карамастан африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый.
Дуңгызларда африка чумасы авыруының яртысына якыны дуңгызларны пешмәгән азык калдыклары белән ашату нәтиҗәсендә килеп чыга. Шул уңайдан, кулай һәм арзан булуга карамастан, дуңгызларга җәмәгать туклануы пунктларыннан китерелгән калдыклар бирмәгез. Бу планда Россия Федерациясенең имин булмаган субъектлары аша узучы машина юлларында урнашкан җәмәгать туклануы пунктлары аеруча куркыныч.
Хайваннар калдыклары, кабан дуңгызларыннан калган пешмәгән калдыклар, катнаш азык һәм ашлык продуктлары, шулай ук машиналардан сатып алынган дуңгыз балалары шулай ук дуңгызларның африка чумасы белән авыру чыганагы булып тора. Уңышны җыеп алганнан соң кабан дуңгызлары йөргән басулардан җыелган кукурузны ашатканнан соң да дуңгызларның авыру очраклары ачыкланган. Африка чумасы авыруы очраклары теркәлгән урман кырыйларыннан чабылган үлән дә куркыныч тудыра.
Африка чумасы вирусын кертүне булдырмау максатларында түбәндәгеләр эшләнә: дуңгызлар асраганда зоогигиена нормалары һәм кагыйдәләре таләпләрен саклау, азыкны дуңгыз авырулары буенча имин булган территорияләрдән сатып алырга, ашатыр алдыннан термик эшкәртү үткәрү. Дуңгызлар асралучы биналарга дезинфекция һәм дезинсепция үткәрү.
Хуҗалыклар эшен ябык типта алып бару, ягъни дуңгызларны урамга башка хайваннар янына чыгармау. Истә тотыгыз: кыргый дуңгызлар, башка хайваннар, ерткыч кошлар, эт һәм мәчеләр вирус йөртүче булырга мөмкин. Чит кешеләрне дуңгызлар янына кертмәскә кирәк.
Дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сәүдә өчен санкцияләнмәгән урыннардан сатып алырга ярамый. Яңа сатып алынган дуңгызлар дәүләт ветеринария учреждениеләрендә һәм авыл җирлекләрендә теркәлергә тиеш.
Дуңгызларга тулы кыйммәтле ветеринария хезмәте күрсәтелә: вакцина ясала, тиешле клиник тикшерүләр, ветеринар күзәтүләр үткәрелә. Алар махсус билгеләнгән урыннарда гына чалына.
Хайван үләксәсен, калдыкларын чүплекләргә, юл кырыйларына ташларга, кабан дуңгызлары йөргән урыннардан агып килүче су эчертергә ярамый.
Дуңгызларда африка чумасы белән көрәштә карантин һәм башка ветеринар-санитар кагыйдәләр буенча таләпләрне бозган өчен гаеплеләр гамәлдәге закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X