Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кама Тамагында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды

7 март көнне район хакимиятенең актлар залында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы формированиеләре директорлары, баш инженерлары һәм агрономнары, сервис оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды: ашламалар, ягулык-майлау материаллары, сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы. Һәр авыл хуҗалыгы оешмасы директоры язгы чәчүгә әзерлек буенча үз хуҗалыгының эше турында хисап тотты.

Терлекчелек буенча проблемалы мәсьәләләр дә кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев