Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кама Тамагында авыл хуҗалыгы техниканы кышкы саклауга кую дәвам итә

2020 елның 12 ноябрендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауны тикшерү һәм 2021 елгы кыр эшләренә әзерлекне оештыру максатларында районның авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыгу булды.

Кама Тамагы муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев, механикалаштыру буенча консультант Илнар Мөнәвир улы Исмәгыйлев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге башлыгы Хәмит Мирхатыйп улы Гайнуллин, "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең АПКны механикалаштыру һәм цифрлаштыру кафедрасының өлкән укытучысы Архиреев Алексей Владимирович Тәмте, Олы Бортас, Яңасала, Олы Кариле торак пунктларында техниканы карадылар. Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчүлекләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алынган төеннәрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, хезмәтне саклау шартлары, хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X