Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кама Тамагына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Министр Олы Салтыктагы ындыр табагында, “Август-Кама Тамагы” ҖЧШның машина-трактор паркында һәм офисында булды.

Сәфәр барышында аны район башлыгы Наил Вазыйхов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, “Август-Кама Тамагы” ҖЧШ агрофирмасы җитәкчелеге озата йөрде.

Министр Олы Салтыктагы ындыр табагын карады. Исегезгә төшерәбез, Олы Салтыкта узган җәйдә ашлык чистарту һәм киптерү комплексы эксплуатациягә тапшырылды. Территория төзелешенә һәм аны төзекләндерүгә җәлеп ителгән акча күләме 100 млн сумны тәшкил итте.

Аннары Марат Җаббаров “Август-Кама Тамагы” ҖЧШ машина-трактор паркындагы техниканы карады.

-Безнең районга беркайчан да бу кадәр авыл хуҗалыгы техникасы кайтартылганы булмады. Гомумән, хезмәткәрләре алдында үз бурычларын үтәүче инвесторга халык ышаныч белдерә, - диде район башлыгы Наил Вазыйхов.

Марат Азат улы шулай ук компаниянең район үзәгендә урнашкан офисында да булды. “Август-Агро” ИК генераль директоры Айдар Галәветдинов ассызыклаганча, бу – Татарстандагы иң яхшы офисларның берсе. Биредә яшьләрнең күп эшләве сөендерә. “Август-Кама Тамагы”нда барлыгы 280 нән артык кеше эшли, аларның уртача яше 35 яшьне тәшкил итә.

Марат Җаббаров үсемлекчелектәге цифрлы технологияләр белән танышты. Предприятие белгечләре Cropio хезмәте ярдәмендә кыр эшләренең, авыл хуҗалыгы техникасының һәм чәчүлек мәйданнарының торышын онлайн-мониторинглауны күрсәттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев