Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кама Тамагында язга әзерләнәләр

Олы Бортаста культиваторлар һәм тырмалар ремонтлау тәмамланды. Механизаторлар чәчкечләр ремонтлауга кереште. Ремонттан тыш, эшчеләр биналарда тәртип, чисталык саклыйлар. Бүлекчәдә моны өлкән инженер Рафис Мифтахов һәм мастерской мөдире Хәйдәр Нуруллин контрольдә тота. Рафис институт тәмамлап, 5 ел Ленин исемендәге ОООда эшли, ә 2014 елдан Олы Бортаска күчә. Моңа аны авылга кадәр...

Олы Бортаста культиваторлар һәм тырмалар ремонтлау тәмамланды. Механизаторлар чәчкечләр ремонтлауга кереште. Ремонттан тыш, эшчеләр биналарда тәртип, чисталык саклыйлар. Бүлекчәдә моны өлкән инженер Рафис Мифтахов һәм мастерской мөдире Хәйдәр Нуруллин контрольдә тота.


Рафис институт тәмамлап, 5 ел Ленин исемендәге ОООда эшли, ә 2014 елдан Олы Бортаска күчә. Моңа аны авылга кадәр салынган яхшы асфальт юл да этәргәндер. Сүз уңаеннан, авыллар арасындагы юлларның яхшы булуы күп кенә белгечләргә бер генә түгел, берничә хуҗалыкка хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Хәйдәр Хатыйп улы 5 ел буе мастерской мөдире булып эшли. Аңа кадәр ул терлекчелектә эшләгән, ферма мөдире булган.
- Безнең механизаторлар эшәрен яхшы башкаралар. Чәчкечләр ремонтлау өчен запас частьләр кайтканын көтәбез, алар кайтуга эшкә керешәчәкбез. Быел язны иртә килә, диләр, әзер булып тору кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев