Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кама Тамагы”АХПның Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Гарифулла улы Шаһиев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе һәм сәгать белән бүләкләнде

Ислам Шаһиев - районның иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләренең берсе, агросәнәгать комплексы системасындагы стажы 33 ел, шуның 20 елын җитәкче булып эшли. Ул хезмәт эшчәнлеген "Искра" колхозында автомеханик булып башлый. Ел ярымнан аны баш инженер итеп күчерәләр, 1997 елда "Искра" авыл хуҗалыгы предприятиесенә рәис итеп билгеләнә. Бүгенге көндә "Кама Тамагы"...

Ислам Шаһиев - районның иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләренең берсе, агросәнәгать комплексы системасындагы стажы 33 ел, шуның 20 елын җитәкче булып эшли. Ул хезмәт эшчәнлеген "Искра" колхозында автомеханик булып башлый. Ел ярымнан аны баш инженер итеп күчерәләр, 1997 елда "Искра" авыл хуҗалыгы предприятиесенә рәис итеп билгеләнә. Бүгенге көндә "Кама Тамагы" АХПның Бортас бүлекчәсе күрсәткечләр буенча районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Аларда 3934 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, аның 3198 гектары сөрү җирләре. Игенчелектә алдынгы технологияләр, агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы оештыру нәтиҗәсендә соңгы корылык елларында да гектарыннан 15 центнердан артык уңыш җыеп алганнар. Узган ел Бортас бүлекчәсе үз көчләре белән урып-җыюны районда беренчеләрдән булып төгәлләгән.

Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев