Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кама Тамагы” АХПның Яңасала бүлекчәсенә керүче Шәпкә фермасында

Бинага кергәндә игътибарны биредәге чисталык һәм тәртип җәлеп итә. "Бу һәр җомгада уздырылучы санитар көннәр нәтиҗәсе",- ди учетчик Равия Гомәрова. - Без яшь үрчемне һәм бозаулаганнан соң сыерларны карауда барлык таләпләрне үтибез". Шәпкә фермасында барлыгы 196 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 115е бозаулар (43е февраль-мартта алынган). "Яшь үрчем арасында...

Бинага кергәндә игътибарны биредәге чисталык һәм тәртип җәлеп итә. "Бу һәр җомгада уздырылучы санитар көннәр нәтиҗәсе",- ди учетчик Равия Гомәрова. - Без яшь үрчемне һәм бозаулаганнан соң сыерларны карауда барлык таләпләрне үтибез".


Шәпкә фермасында барлыгы 196 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 115е бозаулар (43е февраль-мартта алынган). "Яшь үрчем арасында үлем очраклары күзәтелми,- ди 30 елдан артык ферма мөдире булып эшләүче Рәис Шакиров. - Элек бозаулаганнан соң сыерларны савымчылар карый иде, хәзер бу эш белән аерым терлекчеләр шөгыльләнә". Шуларның берсе - Зөлфирә Фәтхуллина. Ул бозауларны туган көннән алып бер айга кадәр карый. Аннары аларны Айдар Халиков группасына күчерәләр. Бозаулар салкын ысул белән асрала. Терлекләрнең көнлек артымы 760 грамм тәшкил итә.

Рәис Габдулла улы сүзләренә караганда, сөт арта бара- хәзер терлекләрнең күпләп бозаулау чоры.

Сентябрьдә Ишем фермасыннан 53 баш тана кайтартылган.

"Ашату технологиясенә зур игътибар бирәбез. Терлекләрнең алларында печән, салам бетеп тормый, - дип дәвам итте сүзен Рәис Габдулла улы. - Моны хәтта шәхси хуҗалыкларда да күрмәссең".

Фермада барлыгы 17 кеше хезмәт куя. Шуларның 6сы сыер савучы. Барысы да зур эш стажына ия. Эш сөючәннәр, эшләренә җаваплы карыйлар, ди алар турында ферма мөдире.

Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев