Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кама Тамагы” АХПның Яңа Сала бүлекчәсендә барлык агротехник чаралар вакытында тәмамланды

Октябрьнең соңгы көннәрендә тракторчылар басуларны көзге эшкәртүне төгәлләделәр. Авылда гомере буе кырда эшләгән кешеләрне еш очратырга була. Әңгәмәдәшләребез Ринат Гыймадиев һәм Тәлгать Хөснетдинов та шундыйлардан. Утыз елдан артык алар тракторчы булып хезмәт куя. - Һөнәрне мин Тәмте училищесында алдым. Армиягә киткәнче үк колхозда эшли башладым, хезмәт итеп кайткач, туган авылымда...

Октябрьнең соңгы көннәрендә тракторчылар басуларны көзге эшкәртүне төгәлләделәр. Авылда гомере буе кырда эшләгән кешеләрне еш очратырга була. Әңгәмәдәшләребез Ринат Гыймадиев һәм Тәлгать Хөснетдинов та шундыйлардан. Утыз елдан артык алар тракторчы булып хезмәт куя.
- Һөнәрне мин Тәмте училищесында алдым. Армиягә киткәнче үк колхозда эшли башладым, хезмәт итеп кайткач, туган авылымда эшемне дәвам иттем. Ел әйләнәсе эшлибез. Техниканы ремонтлау белән дә үзебез шөгыльләнәбез, - ди Ринат Гыймадиев.
- Мин дә гомер буе хуҗалыкта эшләдем. Мәктәптә укыган чакта ук безне трактор йөртү серенә өйрәттеләр, соңрак Тәмте училищесын тәмамладым, - дип искә ала Тәлгать Хөснетдинов. - Эшләргә була. Сезонда хезмәт хакы яхшы, ләкин аны вакытында бирмиләр. Техника да искерде. Ә менә җитәкчебез Рәшит Гыймадиев белгеч буларак та, җитәкче буларак та яхшы.
- Алар тәҗрибәле белгечләр, тракторларны да үзләре ремонтлый. Ринат чәчү буенча, Тәлгать культивацияләүдә районда иң яхшылар рәтендә булды. Икесенә дә узган Сабан туенда бүләкләр тапшырылды, - ди бүлекчә агрономы Ваһап Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев