Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кама Тамагы” агрофирмасының Карамал бүлекчәсендә техника ремонтлау эше бара

Тик авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше ел әйләнәсе дәвам итә. Көзге-кышкы чорны техника ремонтлауга бәйләп юкка гына кызу эш вакыты дип әйтмиләр. Бүген "Кама Тамагы" агрофирмасының Карамал бүлекчәсендә техника ремонтлау, аны әзерлек сызыгына кую эше бара. Бу эшкә 8 механизатор җәлеп ителгән. Фәрит Зәйнуллин, Рөстәм Дәүләтшин культиваторлар төзекләндерү белән мәшгуль, Айдар...

Тик авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше ел әйләнәсе дәвам итә. Көзге-кышкы чорны техника ремонтлауга бәйләп юкка гына кызу эш вакыты дип әйтмиләр.

Бүген "Кама Тамагы" агрофирмасының Карамал бүлекчәсендә техника ремонтлау, аны әзерлек сызыгына кую эше бара. Бу эшкә 8 механизатор җәлеп ителгән. Фәрит Зәйнуллин, Рөстәм Дәүләтшин культиваторлар төзекләндерү белән мәшгуль, Айдар һәм Хәвил Миңнуллиннар тырма җыя, Мөдәрис Хөсәенов токарь станогында эшли.
"Әлбәттә, җиңел түгел, - ди Уразлино мастерское мөдире Хәйдәр Миңнуллин. - Кайвакыт ике агрегаттан берне җыябыз, эретеп ябыштырабыз".
Бүлекчәдә төрле маркалы 10 трактор бар. «Эш тукталып калмасын өчен запас частьләр белән тәэмин итү юлларын табарга тырышабыз, - ди бүлекчә җитәкчесе Шамил Рәхимов. - Узган ел агрофирма җитәкчелеге безгә МТЗ-1221 маркалы яңа трактор бирде. Руль артына тәҗрибәле механизатор Хәлим Вәлиев утырды».
Быел язгы чәчү, урып-җыю эшләрен тиешле срокларда башкарып чыкканнар. Терлек азыгы запас белән хәзерләнгән.
Фәрит Зәйнуллин һәм Рөстәм Дәүләтшин мастерскойга Олы Карамалдан килеп эшлиләр. Фәрит абыйның хезмәт стажы - 45 ел, инде күптән пенсиядә булса да, ул бүген дә үзен яраткан эшеннән башка күз алдына китерми. Зур эш тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтә. "Ул техниканы биш бармагы кебек, бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Аның биредә эшләвенә мин бик шат", - диде Шамил Хамис улы.
Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы механизаторлар эшенә бәйле. Аларның сыйфатлы эше югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев