Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда туган – шунда кирәк булган

Эшмәкәр Рөстәм Әскәров Чаллыда туган һәм гомере буе туган авылында яши. Мәктәптән соң Тәтеш совхоз-техникумын тәмамлаган һәм механик һөнәрен алган. Хезмәт юлын ХХІІ партсъезд исемендәге колхозда башлый. 1997 елда күпләп ит сатып алып, аны сату белән шөгыльләнә.

–  Ул елларда районда дуңгызларны күп асрадылар, ит сату җайга салынмаган иде. Соңрак вәзгыять үзгәрде, колхозларны холдинглар алыштырды, яшьләр шәһәргә китте, ә авыл кешеләре терлекләрне үзләре өчен генә асрый башлады. Менә шул вакытта сөт җыючыларга ихтыяҗ туды. 2006 елда мин бу эшкә алындым. Якындагы авыллардан сөт җыеп, аны Кама Тамагындагы май заводына тапшыра идем. Бу бик авыр вакытлар иде –юлсызлык аркасында машиналар көн саен диярлек ватылды, ә сөтне вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Мин җиде авылдан сөт җыйдым, кешеләр мине көтеп торалар иде, аларга да үз продукцияләрен тапшырып, акча алу мөһим булды. Мин аларны кыен хәлгә калдыра алмый идем. 2010 елның эссе җәе беренче сөт суыткыч сатып алырга этәрде. Кредитка ике тонналы сөт суыткыч танк сатып алдым. Бу җыелган сөтне саклау һәм заводка сыйфатын югалтмыйча тапшыру мөмкинлеге бирде.

Соңрак тагын 5 тонналы суыткыч сатып алдым һәм сөт җыя торган торак пунктлар санын арттырдым.

– Ике ел элек сезнең авылга сыйфатлы яңа юл салдылар, хәзер сезгә эшләү күпкә җиңелрәктер?

– Әлбәттә, хәзер сөт белән тәэмин итүчеләргә дә, аны кабул итүчеләргә дә барып җитү күпкә уңайлырак. Мин эшне ике «УАЗик»тан башладым, элек ничек авыр булганын искә дә төшерәсе килми. Хәзер җиһазлар да, юллар да миңа гына түгел, мал асраучы авыл халкына ышаныч белән эшләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев