Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк үстерү җиңел түгел

Игенченең тир түгеп эшли торган вакыты. Һәр фасылның үз матурлыгы. Сап-сары булып утырган башакларны урып алгач тигез җир калса, көзнең чиста-пөхтә басулары күзләрне иркәли. «Быелгы яңгырларның соңга калып явуы басуларны чүп үләннән икенче тапкыр эшкәртергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә сары башакларның яшел чүп үләне белән ярышып үскәннәре дә бар. Аннан...

Игенченең тир түгеп эшли торган вакыты. Һәр фасылның үз матурлыгы. Сап-сары булып утырган башакларны урып алгач тигез җир калса, көзнең чиста-пөхтә басулары күзләрне иркәли.

«Быелгы яңгырларның соңга калып явуы басуларны чүп үләннән икенче тапкыр эшкәртергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә сары башакларның яшел чүп үләне белән ярышып үскәннәре дә бар. Аннан - дымлылык та югары. Уракка беренчеләрдән булып "Кама Тамагы" АХПның Карамал, Барыш һәм Варварино бүлекчәләре чыкты. Быелгы урак авыр башланды, чөнки техниканы ягулык белән тәэмин итү катлаулы,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. -Шуңа карамастан, максатыбыз- кыска вакыт эчендә уңышны җыеп алырга. Көзге чәчүгә кадәр 20 көн алдан эшкәртелеп, җир бераз ял итәргә тиеш». 23 июльдә кичке сәгатьләрдә Кече Салтык бүлекчәсе кырларын күреп кайттык. 150га мәйданлы басуда күрше Апас комплексыннан ярдәмгә килгән өч "МТК Ак барс-№1" комбайны арыш суктыралар. Икмәкне турыдан-туры икмәк кабул итү пунктына озаталар, ә саламны төргәклиләр. Тигез кырда калган салам төргәкләре шахмат фигураларын хәтерләтә. Бүлекчә агрономы Динар Исмәгыйлев сүзләренә караганда, гектарыннан уртача 24,2 центнер уңыш чыга. Юлның каршы ягында 181га мәйдан басуга дүрт "Мега" комбайны кереп килә. Беренче кыр корабы штурвалы артыннан техниканы соңгы кабат күзәтергә төшкән Миңнур Төхфәтуллин белән сөйләшәбез. -Өченче көн кырда эшлибез, ашату яхшы. Карамалда эшләдек, шуннан киләбез. Анда игеннәр дымлырак. Һава торышы гына әйбәт булсын, тиз арада урып-җыярга исәп. Әлегә I сменада эшлибез: иртәдән чык төшкәнчегә кадәр, - ди ул. Комбайнчыларның кәефе әйбәт, кыр кораблары тезелешеп сары иген басуын урырга кереп китте. Аларны бүлекчә җитәкчесе Рәшит Зәйнуллин, АХП җитәкчесе урынбасары Дамир Сафин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев озатып калды. Без басудан чыгып барганда бишенчегә «Ньюхолланд» комбайны килеп керде, ә юлда аларга ярдәмгә килүче "Мега" очрады. "Уртача уңышны 30 центнер бирүче кырларыбыз да бар, мисал өчен Караталда Җәмәки кырлары матур өлгерде",-ди Илфат әфәнде. Хәерле сәгатьтә, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев