Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк кенә түгел, сөт тә кирәк

Сөтчелек тармагы авыл хуҗалыгы оешмалары эшенә һәрвакыт ярдәм итеп килде. Көндәлек авыр эш булса да, табышны шулай ук көн саен китерә.

Күптән түгел редакциягә «Олы Кариле» ҖЧҖның «Каратал» терлекчелек комплексы директоры Ринат Ишмиев килде һәм яңалыклары белән уртаклашты.

Көзен Ринат Хәлим улы газетага Караталдагы комплексның баш санын яңарту турындагы үтенеченең холдинг җитәкчелеге тарафыннан канәгатьләндерелүе хакында әйткән иде. Көз буе комплекста терлекләрне бракка чыгарганнар, продуктив булмаган терлекләрне алыштырыр өчен сайлап алганнар. Нәтиҗәдә холдингның “Вахитово”, “Азилеево”, “Макулово” терлекчелек комплексларыннан кыш башында Караталга 130 баш мөгезле эре терлек күчерелгән. Хәзер терлекчелек комплексында 224 баш терлек бар, савым 1800 килограммнан 2700 килограммга кадәр арткан, ягъни савымчылар көн саен бер тоннага күбрәк сөт савып ала.

- Ә бит Авыл хуҗалыгы министрлыгы безнең комплексны бөтенләй ябуны таләп иткән иде, – диде Ринат Ишмиев. - Тик холдинг җитәкчелеге моңа бармады. Әйе, комплекста лейкозлы сыерлар бар, ләкин тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән сөт куркынычсыз. Моннан тыш, имин хуҗалыкларда авыру хайваннар ачыкланган очракта, аларны кайдадыр җыярга кирәк. Моның өчен безнеке кебек терлекчелек комплекслары бар. Барлык лейкозлы сыерлар да аз сөт бирми, продуктив терлекләр дә авырый. Без нәкъ менә шуларны үзебездә комплекста җыярга тырыштык та.

Шул ук вакытта авыру сыерлардан сәламәт бозаулар туарга мөмкин. Без яшь терлекләрнең сәламәтлеген күзәтеп барырга тырышабыз. Күптән түгел безнең холдингның «Каргополь» комплексына 45 тана күчерелде. Үгезләрне 4-5 айга кадәр Олы Кариледә үстерәбез. Шулай ук бирегә холдингның башка комплексларыннан да үгезләр китерелә. Авырлыклары 400-450 килограммга җиткәч, аларны ит комбинатына озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев