Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчүгә әзерлек бара

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда язгы чәчүгә әзерлек тулы көчкә бара.

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры урынбасары Александр Карасев мәгълүматлары буенча, биредә сиптергеч һәм тирәнтен көпшәкләндергеч җайланмалар эшкә әзер, чәчү комплексларына ревизия уздырылган. Булганнарга өстәп, быел тагын ике «AMAZONE» комплексы сатып алынган.

- Югары Ослан районының «Красный Восток» АҖыннан сатып алынган өстәмә мәйданнар хисабына быел безнең чәчүлек мәйданнарыбыз 3,5 мең гектарга артачак, - диде Александр Владимирович. - Гомумән алганда, без 55 мең гектардан артык җирне эшкәртәчәкбез.

Быел өстәмә рәвештә 1000 гектардан артык мәйданда борчак чәчәчәкбез. Ул чәчү планына кертелде инде.

Хәзер Олы Салтыкта ашлык тулы вакуумлы җиңсәләрне сүтү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X