Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яхшы эшләсәң – премиясен дә ал

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерү, комбайнчыларның хезмәтен материаль стимуллаштыру, бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның уңышын вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу максатларында муниципаль район башкарма комитеты һәр комбайнчының суктырган эш күләме буенча атнага ике тапкыр мәгълүмат җыюны оештыру турында карар кабул итте. Эшнең сыйфатын исәпкә алып, комбайннарның һәр төре өчен билгеле бер...

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерү, комбайнчыларның хезмәтен материаль стимуллаштыру, бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның уңышын вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу максатларында муниципаль район башкарма комитеты һәр комбайнчының суктырган эш күләме буенча атнага ике тапкыр мәгълүмат җыюны оештыру турында карар кабул итте.
Эшнең сыйфатын исәпкә алып, комбайннарның һәр төре өчен билгеле бер суктыру күләменә җиткәннән соң урыннарга чыгып, басуларда эшләүче комбайнчыларга премияләр тапшыру оештырылды.
Беренче тапкыр комбайнчы 500 сум күләмендә премия ала, аннан соңгылары- 1000 сум.
Гомумән алганда, аларга өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бирелә.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Фатыйхов ике тапкыр басуларга чыгып комбайнчыларга премия тапшырды.
Беренче чыгуда 22 кеше бүләкләнсә, икенчесендә 24 комбайнчы хөрмәтләнде.
Премиянең суммасы да төрле. Беренче юлы барысын бергә кушып исәпләгәндә 14 мең сум булса, икенче тапкыр 22 мең сумга җыелган. Бу шуның белән аңлатыла, кайбер комбайнчылар ашлык суктыруның икенче һәм аннан соңгы дәрәҗәсен узып киткән.
Урып-җыю эшләре катлаулы шартларда булса да дәвам итә, игенчеләр көнне төнгә ялгап хезмәт куя. Күп кенә комбайнчыларның башкалардан аерылып тору һәм премия алу мөмкинлеге бар. Ә премия нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшкә стимул булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев