Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтләрен җиңеләйтү өчен

Хәзер районда дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраучы 73 гаилә бар. Ел башында район торак пунктларында үткәрелгән гражданнар җыелышларында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев дүрттән артык сыер асраган гаиләләргә авыл эшчәннәре хезмәтен җиңеләйтергә, сөт сыйфатын арттырырга ярдәм итүче саву аппаратлары вәгъдә иткән иде. Чәршәмбе МР Советы утырышлар залында биш һәм аннан...

Хәзер районда дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраучы 73 гаилә бар.

Ел башында район торак пунктларында үткәрелгән гражданнар җыелышларында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев дүрттән артык сыер асраган гаиләләргә авыл эшчәннәре хезмәтен җиңеләйтергә, сөт сыйфатын арттырырга ярдәм итүче саву аппаратлары вәгъдә иткән иде. Чәршәмбе МР Советы утырышлар залында биш һәм аннан күбрәк сыер асраучы гаиләләргә аппаратларның беренче партиясе тапшырылды. Очрашуны ачып, Зөфәр Галимулла улы болай диде: «Районда бишенче ел корылык хөкем итә. Мондый шартларда биш һәм аннан артыграк сыер асрау җиңел түгел. Җирдә яшәп, алга ышанычлы адымнар белән баруыгыз өчен рәхмәтлемен сезгә.Батыр йөрәкле булуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең өчен саву аппаратларын Самарадан үзәкләштереп кайтарттык һәм бүген аларны сезгә тапшырабыз. Өч ел дәвамында сыерлар баш санын киметмәссез дип ышанып калам. Сөткә сатып алу бәяләре 20 сум һәм артыграк, бу авыл өчен яхшы акча. Июнь аенда без дүрт сыер асраучы гаиләләргә дә саву аппаратлары тапшырачакбыз». Моннан тыш, район башлыгы шуны искә төшерде, 15 июньдә район җирлекләрендә референдум үткәрелә. Анда халык 300 сум күләмендә үзсалым кертү өчен тавыш бирәчәк. җыелган акча төзекләндерүгә бәйле чараларга тотылачак. Районда гомуми сумма 4 миллион сум тәшкил итәчәк. Дүрт тапкыр артыграк сумманы дәүләт бирә. быелгы шартларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен азык әзерләү мәсьәләсе дә читтә калмады. Бу көнне 21 кеше сертификатлар алды, саву аппаратлары, аннары тиешле килешүләр төзеде. Көйләү һәм җайга салу системасы турында РУСХиП җитәкчесе Илфат Вәлиев сөйләде.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев