Фермерларга-ярдәмгә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасында 2014 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыкларын конкурс сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итә. - Грантлар түбәндәге проект куәте булганда бирелә: - 24 баш сыердан ким булмаган сөтчелек фермасы; - Эре мөгезле терлек симертү...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасында 2014 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыкларын конкурс сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итә.
- Грантлар түбәндәге проект куәте булганда бирелә:
- 24 баш сыердан ким булмаган сөтчелек фермасы;
- Эре мөгезле терлек симертү фермасы ( баш саны 30 дан да ким булмаса);
- Дуңгызчылык фермасы-ким дигәндә10 ана дуңгыз(50 дуңгыз);
- Сарыкчылык фермасы - ким дигәндә 100 сарык;
- Савым кәҗәләре- ким дигәндә 50 баш;
- Кошчылык фермалары - ким дигәндә 4000 баш бройлер яки 1000 баш каз;
- Кошчылык фермалары-ким дигәндә 20 000 бытбылдык;
- Күркә үрчетү фермасы-ким дигәндә 2000 баш;
- Ат фермасы- ким дигәндә 30 баш (20 бия);
Документларны һәм заявкаларны кабул итү түбәндәге адрес буенча: 420014, ТР,Казан, Федосеев урамы,36 йорт, 3 кат,309 каб. Документлар һәм заявкалар 2014 елның 21 октябреннән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә (эш көннәрендә 9 -11сәг. Һәм 13 -16 сәг.).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев