Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы җиңүчеләр

Җомга көнне агымдагы ел уңышын җыеп алуда катнашучы комбайнчыларга чираттагы тапкыр район премиясе тапшырылды. Бу юлы премия тапшыру турындагы положениене тугыз кеше үтәгән: Илназ Хәмидуллин, Данил Төхвәтуллин, Дамир Заһидуллин, Ринат Хәйруллин, Рифат Гыйлметдинов, Айнур Закиров, ВиталийГригорьев, Илдус Нотфуллин һәм Ильяс Җиһаншин. Бүләкләү тантанасында Минсельхоз вәкиле - "Татагрохим" генераль директоры Наил...

Җомга көнне агымдагы ел уңышын җыеп алуда катнашучы комбайнчыларга чираттагы тапкыр район премиясе тапшырылды.

Бу юлы премия тапшыру турындагы положениене тугыз кеше үтәгән: Илназ Хәмидуллин, Данил Төхвәтуллин, Дамир Заһидуллин, Ринат Хәйруллин, Рифат Гыйлметдинов, Айнур Закиров, ВиталийГригорьев, Илдус Нотфуллин һәм Ильяс Җиһаншин. Бүләкләү тантанасында Минсельхоз вәкиле - "Татагрохим" генераль директоры Наил Гобәйдуллин катнашты. Ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның уракта катнашучыларга котлау сүзләрен җиткерде, республикада, Идел аръягы районнарында урак барышы белән таныштырды, максатлы программалар, шул исәптән "Бердәм Россия" эгидасы астындагы программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Сыйфат буенча район комиссиясе ясаган искәрмәләр арасында яңасы барлыкка килде. Япмалар була торып та, ә ул мәҗбүри шарт, шоферларның барысы да кузовларны аның белән капламый, моны юл кырыйларында коелып калган ашлык бигрәк тә раслап тора, димәк, югалтуларга юл куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев