Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчүне яңгыр гына туктата ала

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә район буенча сабан культуралары басу мәйданнарының яртысыннан артык өлешендә чәчелгән.

Ике атнадан бирле куәтле заманча чәчү комплекслары «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ кырларын иңли.

Бер комплексның колачлау киңлеге 23 метр тәшкил итә, ике сменада эшләүче механизаторлар бер тәүлектә 200 гектарга кадәр чәчәргә өлгерә.

- Басуга 12 апрельдә чыктык, - ди Николай Удачин. – Чәчүне Кече Салтыктан башладык, Тәмте ягына таба барабыз. Комплекс зур, шуңа күрә төяү өчен күп вакыт кирәк. Сәгать ярым ашлык һәм ашлама төйибез, ике сәгать эшлибез.

Николай Радик Гафаров белән бергә эшли. Алар, чиратлашып, 1700 гектар мәйданда чәчкән. Хәзер сабан бодаен рапс буенча ноу тилл ысулы белән Антоновка янындагы кырда чәчәләр.

Комплекска ашлык төяүдә механизатор Петр Кулык, эшче Рафаэль Саттаров, ашламалар һәм орлыклар ташучы “КамАЗ” шоферы Марат Нигъмәтуллин ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев