Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Булдыклыгы сокландыра

"Кама Тамагы"АХПның Кече Салтык бүлекчәсенә Айсылу Хуҗина мәктәпне тәмамлагач сыер саварга килә һәм бүген дә районыбызны алга җибәрү өчен хезмәт куя. Аның турында без күптән түгел генә машина белән саву операторлары конкурсында призлы урын алды дип язган идек. -Айсылу саву аппаратлары төзелешен һәм алар белән куллану кагыйдәләрен яхшы белә. Саву...

"Кама Тамагы"АХПның Кече Салтык бүлекчәсенә Айсылу Хуҗина мәктәпне тәмамлагач сыер саварга килә һәм бүген дә районыбызны алга җибәрү өчен хезмәт куя. Аның турында без күптән түгел генә машина белән саву операторлары конкурсында призлы урын алды дип язган идек.

-Айсылу саву аппаратлары төзелешен һәм алар белән куллану кагыйдәләрен яхшы белә. Саву технологиясен һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру алымнары да аңа таныш. Ул берүзенә 45 сыер сава. Тулай савым 152 тонна. Алты айга бер баш сыерга 3170 килограмм сөт сауды. Тырыш, уңган, ял итә белми, төрле конкурсларда катнашырга да вакыт таба. Хезмәттәшләре белән килешеп, ярдәмләшеп эшлиләр.Шуның өстенә гаиләдә тормыш иптәше Илфат белән ике бала тәрбиялиләр. Әнә шулай бәяләде аны ПМО консультанты Госман Камалиев. - Эштә уңышларга ирешү өчен өйдә ныклы терәк булуы кирәк, - ди Айсылу ханым. - Без Илфат белән иртән эшкә чыгып китәбез, ул тракторчы, мин фермага. Безнең эштә ял көннәре юк, ә өйдә дәү әниләре белән дәү әтиләре бөтен хуҗалык эшләрен башкара, аларга улыбыз Рузил һәм кызыбыз Рузилә дә булыша. Эшемне яратып башкарам, шуңа күрә яхшы күрсәткечләр мине читләтеп үтми, күрәсең. -Узган елгы нәтиҗәләр буенча Айсылу Хуҗина районның иң яхшы сыер савучысы булды. Сөт алу күрсәткечен арттыру белән генә түгел, ул әле сәламәт бозаулар алуга да аерым игътибар бирә. Аңа уңышлар телибез. Рәсемдә: Кече Салтык бүлекчәсе савымчы Айсылу Хуҗина машина белән саву операторлары конкурсы вакытында. Владимир Россиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев