Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бигрәк тәмле бәрәңге...

Әлеге культура һәм аны үстерү технологиясе турында Татар фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре сөйләде.

Институтның авыл хуҗалыгы биотехнологияләре бүлеге хезмәткәрләре мөдир Зенон Сташевский җитәкчелегендә 20 елдан артык бәрәңгенең яңа сортларын, сыйфатлы орлык материалы булдыруда хезмәт куялар һәм республиканың бәрәңгечелек тармагындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр.

Коллектив авыл хуҗалыгын үстерү федераль фәнни-техник программасының “Россия Федерациясендә селекция һәм орлыкчылык үсеше” бүлегендә катнаша.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру башка фәнни үзәкләр һәм бәрәңге җитештерүче оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнгән, Россия бәрәңгечелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Институт базасында Бәрәңге орлыкчылыгы һәм селекция үзәге һәм “Бәрәңге биоресурсы коллекциясе” үзәге булдырылган. Галимнәр, бәрәңгечелек тармагының импортка бәйлелеген киметү өчен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен сыйфатлы орлык материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча эшлиләр.

Зенон Сташевский газетабызга интервью бирде һәм бәрәңге үстерү буенча берничә файдалы киңәш белән уртаклашты.

- Сез белемегез буенча биолог, гомер буе белгечлегегез буенча эшлисез. Нинди культуралар белән шөгыльләнәсез?

- Кайда гына эшләсәм дә, һәрвакыт бәрәңге белән шөгыльләндем. Билгеләп үтәргә кирәк, бу – институттагы яңа юнәлеш. Узган гасырның 50 нче елларында бәрәңге сортлары булдыру буенча институтта Н.И.Благовещенский шөгыльләнгән. Казан һәм Питрәч сортлары булдырылган.

Бәрәңге селекциясе юнәлеше 2002 елда орлыкчылык проекты базасында барлыкка килде. Ул вакытта оешма җитәкчесе Равис Гәрәев һәм бәрәңге биотехнологиясе үзәге җитәкчесе Фәния Җамалиева үзләре булдырган бәрәңге сортларына ихтыяҗ буласын алдан күргән. Селекция эше циклы – 12-15 ел. 2015 елда РФ Селекция казанышлары дәүләт реестрына безнең беренче бәрәңге сортлары – Кортни һәм Регги кертелде. Бүгенге көндә институт дәүләт реестрына бәрәңгенең 5 сортын кертте, тагын дүртесе тикшерү стадиясендә.

- Россиядә бүген бәрәңге селекциясе белән актив шөгыльләнәләрме?

- Бәрәңгечеләр төркеме башка селекция берләшмәләреннән шактый аерыла. Россиядә алар 10нан артмый, ә тулы цикл белән шөгыльләнүчеләр 6 тирәсе. Бу аңлашыла да, чөнки фәнни-тикшеренү институты каршында булдырылган, яхшы җиһазландырылган селекция үзәкләре киң колачта эшли ала. Әлбәттә, шәхси селекцияләр бар. Бәрәңге җитештерә торган зур оешмалар бу теманы үстерә, әмма алар аз.

- Бүгенге көндә бәрәңгенең ничә сорты бар?

- Сортлары бик күп, дәүләт реестрында алар 450 дән артык. Искеләре дә, яңалары да кулланылышта йөри. Бәрәңге бик үзенчәлекле культура. Аның бүлбесе, без аны тамыразык дип атыйбыз, асылда сабагының бер өлеше патогеннарга – вируслар, гөмбәчекләр, бактерийларга тиз бирешә, чөнки анда туклыклы матдәләр бик күп. Патогеннар бәрәңгегә туфрак аша да, яфрак аша да эләгә. Нәрсәнедер без шунда ук күреп алабыз, нәрсәнедер күрми калабыз. Болар барысы да бәрәңгенең уңдырышлылыгын 80%ка киметә, моңа начар һава шартлары да өстәлә.  

Бәрәңгенең тамыр системасы бик сизгер, туфракка эләккәч, ул начарлана башлый. Нәкъ менә шуңа күрә бәрәңгенең уңдырышлылыгы елдан-ел кими. Ягъни даими рәвештә сортын яңартып торырга кирәк. 

- Бәрәңгене бакча участогында үстерү турында нәрсә әйтә аласыз?

- Биредә берничә үзенчәлек бар. Нинди генә яңа сорт алсагыз да, әгәр күршеләрегез бәрәңгене күп еллар буе яңартылмаган авыру орлыклардан үстерә икән, сезнең дә бәрәңгегез начарланачак. Зур мәйданнарда бәрәңге үстерүче хуҗалыклар орлыкларын 4-5 елдан тулысынча алыштыра, бакча участогында моны 2-3 елга бер тапкыр эшләргә кирәк.

- Иртә өлгерә торган бәрәңгене кайчан утыртсаң яхшырак?

- Иртә өлгерәме, соңмы – аерма юк, бәрәңгене туфрак температурасы 8 градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк. Безнең полосада бу вакытта каеннар яфрак яра башлый. Кайсы гына сорт булса да, бәрәңгене иртә утыртудан мәгънә юк, ул салкын туфракта ятачак, үз вакыты җитмичә, барыбер тишелмәячәк. Шулай да үрентеләр чыгуны тизләтү өчен бәрәңгене яровойлаштырырга була. Моның өчен “күзләре” күп булган эре бәрәңгене алалар һәм җылы, якты урынга куялар, ләкин кояш нурлары турыдан-туры төшеп тормаска тиеш. Алдагы җәй эссе булса, сезон буена җыйган суммар температура югары булачак һәм бәрәңге үрентеләрне бик тиз чыгарачак. Әгәр алдагы җәй салкын булса, бәрәңгене яровойлаштыру процессы озаграк бара. Бу очракта нәкъ менә җылы бинада яровойлаштыру бүлбеләргә уяну һәм мул уңыш алу мөмкинлеге бирәчәк.     

Шуны истә тотарга кирәк, бүлбе үрентеләре 1 сантиметрдан да артырга тиеш түгел, югыйсә, алар утыртканда сыначак һәм яровойлаштырудан бернинди дә мәгънә булмаячак. Үрентеләр актив рәвештә үсеп китсәләр, ә бәрәңге утыртыр вакыт җитмәгән икән, аны салкынча урынга куеп торыгыз. Утыртыр алдыннан бүлбеләрне бер тәүлек җылыда тотыгыз һәм утыртыгыз.

- Бәрәңгене утырту тирәнлеге нинди булырга тиеш?

- Барысы да туфрактан тора – 6-10 сантиметр. Туфрак йомшак булса, тирәнрәк тә утыртырга була, каты икән, бәрәңгене тирән утырту кирәкми, чөнки аңа тишелергә авыр булачак. Бәрәңгенең төбенә туфрак өюгә аерым тукталасы килә. Туфракның үзлекләрен белеп бетерү мөмкин түгел, ул күп функция башкара. Шытымнар тишелеп чыгуга, аның төбенә туфрак өяргә кирәк. Бу бәрәңгенең бүлбеләрен арттыра, димәк, уңыш та мул булачак. Бәрәңге үзенең сабакларына механик тәэсир иткәнне яратмый, ягъни сабагы биек булып үскәч, бәрәңге төбенә туфрак өяргә кирәкми. Шуңа күрә туфракны сабагы тәбәнәк чакта өяргә кирәк.

- Утыртыр алдыннан бәрәңге орлыкларын эшкәртергә кирәкме?

- Әйе, әлбәттә. Орлыкларны корткычларга һәм авыруларга каршы агулыйлар. Кыр буйлап коңгызлар җыеп йөрмәс өчен, бүлбеләрне инсектицидлар белән агулау колорадо коңгызыннан саклый.     

- Бәрәңгегә суны еш сибәргә кирәкме?

- Шуны белеп торыгыз: бәрәңге 80 % судан тора, бу культураның корылыкка чыдам сортлары юк. Шуңа күрә су сибү процедурасы мәҗбүри. Тамырларга кадәр җитәргә кирәклекне истә тотып, суны мул итеп сибү зарур. Иң оптималь ысул – тамчылып сибү. Бу ысул ярдәмендә су тамырларга кадәр барып җитә, ә су яратмый торган сабагы коры калачак.

Шулай итеп, шытымнар тишелгәндә, җир коры булса, бәрәңгегә су сибәргә кирәк, бу уңышны шактый арттырачак. Коры җәйдә культурага атна саен су сибү мөһим. Ягъни туфрактагы дымлылык дәрәҗәсен тикшереп торырга кирәк.

- Бәрәңгене ничек дөрес итеп сакларга?

- Уңыш җыеп алганчы, ике атна алдан бәрәңгенең сабагын урырга кирәк. Бу вакытта бәрәңге бүлбеләре үсүен дәвам итә, ә иң мөһиме – бу чорда кабыгы өлгерә. Яхшы формалашкан кабык бәрәңгегә яхшы берегә һәм кырылмый. Ул бәрәңгене авырулардан, корткычлардан һәм механик йогынтылардан саклый.

Яңа казып алынган бәрәңгеләрне шунда ук базга салырга киңәш ителми. Беренче чиратта аларны яхшы җилләтелә торган, 10-15 градус җылы, караңгы урында киптерергә кирәк. Киптерү кимендә ике атна дәвам итә. Яңгырлы көндә алынган бәрәңгене озаграк киптерергә кирәк. Бер үк вакытта җәрәхәтләр төзәлә һәм авырулар ачыклана.

- Бәрәңгене орлыкка ничек сайларга?

- Уңыш җыйганнан соң бер ай узгач, бәрәңгене сортларга аерырга кирәк. Киләсе елга утыртыр өчен орлыкларны сайлыйбыз. Алар авыру билгеләрсез, кимчелекләрсез булырга тиеш. Иртә уңыш алу өчен зуррак бүлбеләрне сайлап алабыз. Орлыклык бәрәңгене базның салкынрак урынына урнаштырабыз (+2-+3). Азыкка дигән бәрәңгене +4-+5 градус җылылыкта сакларга кирәк. Зарарланган һәм тиз үрә торган иртә өлгергән бәрәңгене беренче чиратта кулланабыз.

- Бик зур рәхмәт! Газета укучыларыбыз киңәшләрегезне тотып, бәрәңгедән мул уңыш алырлар дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев