Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басулар яшьләрне көтә

Өлкән игенчеләр буынына алмашка кем килер? Район кырларында эшләүче яшьләр күпме?

Ашлык суктыру күрсәткечләре буенча район комбайнчылары арасында Тәлгать Баһаветдинов икенче урында. “Олы Кариле” ҖЧҖ механизаторы яшь хезмәттәшләрен дә, заманчарак һәм яңа техникада эшләүче августлыларны да үзеннән уздырмый.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урып-җыю эшләре барышы турындагы бюллетень күрсәткечләрен атнага ике тапкыр җыя. Әлеге күрсәткечләр буенча тәҗрибәле комбайнчылар – Тәлгать Баһаветдинов һәм “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖдан Рөстәм Сәйфиев 2-3 бункер аерма белән бертигез диярлек баралар.

Тәлгать Солтанхамис улы иген урып-җыюда инде утыз сигезенче сезон эшли һәм һәр елны янәшәдә яшьләр булмауга кайгыра.

“Элек һәр комбайнчының ярдәмчесе була иде. Хәзер ярдәмчеләрне алмыйлар, нәтиҗәдә яшьләр авыл хуҗалыгына тартылмый. Яшь механизатор, тәҗрибәле хезмәткәр белән бергә эшләгәндә, аннан техниканы тоярга өйрәнә.

Хезмәттәшләрем Николай Хохлов, Анатолий Угаров, Виталий Григорьев инде лаеклы ялда.  Без аларны үрнәк итеп ала идек, алар белән ярыша идек. Урып-җыю аксакаллары Мөдәрис Минһаҗев, Фаяз Бакиров эшлиләр әле. Безгә алмашка кемнәр килер? Шул турыда еш уйлыйм. Яшьләр хәзер шәһәргә омтыла, җирдә кем эшләр – кем чәчәр, кем урыр?”- дип борчыла Тәлгать Баһаветдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев