Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуга бер айга иртәрәк чыктылар

Быел кыр эшләре күпкә иртәрәк башланды. Әгәр узган ел олыкарилелеләр беренче тапкыр апрельнең соңгы көннәрендә басуга чыгып, чәчүне 2 майда башласалар, быел кырда эш хәтта кыш көне дә тукталмады.

– Гыйнвар һәм февраль айларында без көнбагыш җыйдык, - диде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Мансур Шәйхетдинов. – Кар тирән булган участокта – 4 гектар мәйданда культура җыелмыйча калды.

Ә бүген без басуга гранулалы ашламалар сиптергеч җайланманы чыгарырга телибез. Әлегә җирдә дым күп булганда, бу бик нәтиҗәле тукландыру. Авыр техника басуга керә алмый, әле җир бик дымлы, ә җиңел «Туман» бу бурычны үти алачак. Аны кар эреп бетүгә үк басуга чыгарырга була. Аның резиналы киң тәгәрмәчләре туфракка басымны киметә һәм чәчүлекләргә зыян китерми.

Бу вакытта агрегатны кырда механизатор Фаяз Садриев һәм шофер Илдар Зиннәтов эшкә әзерли иде. Аларга Рәис Абдуллин һәм Рәмис Равилов ярдәм итте.

– Уҗым культуралары нинди мәйданда?

– Гомумән алганда, 800 гектар, күпчелек өлеше Каратал бүлекчәсендә.

– Күпьеллык үсемлекләрне тукландырасызмы?

– Беренче ел чәчүлекләрен генә. Бөтен эш, нигездә, тукландыру һәм тырмалауга юнәлдереләчәк. Бу эшләрне башкарганнан соң, чәчүгә керешәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев