Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуда көзге эшләр

“Олы Кариле” ҖЧҖ районда беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлады.

Алар инде август аенда ук уҗым һәм сабан бодаен, арпаны урып җыйды. Культураларның уңдырышлылыгы - гектарыннан 30-32 центнер. Хуҗалыкның баш агрономы Мансур Шәйхетдинов авыл хезмәтчәннәренең бу көннәрдә нәрсә белән мәшгуль булуы турында сөйләде.

-Без көзгә кадәр бөртеклеләрне җыеп кына калмадык, уҗым культураларын чәчүне дә тәмамладык, - диде Мансур Гали улы. – Инде сентябрь башында туңга сөрүгә керештек. 13 сентябрьдә Олы Кариле бүлекчәсе басуларында көнбагышны десикацияләү башланды, димәк, 10-12 көннән культураны суктыруга керешергә була.

Уңышны без холдингның икмәк кабул итү пунктына – Печищига яки Казанга ташыйбыз. Әлегә алар бөртеклеләрне кабул итү белән мәшгуль, шуңа күрә рапс җыюны кичектереп торырга туры килде. Югалтуларны минимальләштерү өчен без культураларны эшкәрттек, бу кузакларга урып-җыюга кадәр ачылмау мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, безнең әле рапс һәм көнбагыш урасыбыз бар. Сентябрьгә эш җитәрлек.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев