Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Барометр» нәрсә күрсәтә?

Терлекчелек тармагы һәрвакыт теләсә нинди авыл хуҗалыгы берләшмәсенең икътисадый торышына анализ ясаганда ачыклаучы фактор, финанс иминлекне билгеләгәндә «барометр» булды. Районыбызда өч авыл хуҗалыгы предприятиесендә 119 машина белән сыер саву операторы, мөгезле эре терлекләрне симертүдә 277 оператор һәм тармакның 34 башка төр һөнәр иясе эшли. барлыгы 430 кеше. Чагыштыру өчен: авыл...

Терлекчелек тармагы һәрвакыт теләсә нинди авыл хуҗалыгы берләшмәсенең икътисадый торышына анализ ясаганда ачыклаучы фактор, финанс иминлекне билгеләгәндә «барометр» булды.
Районыбызда өч авыл хуҗалыгы предприятиесендә 119 машина белән сыер саву операторы, мөгезле эре терлекләрне симертүдә 277 оператор һәм тармакның 34 башка төр һөнәр иясе эшли. барлыгы 430 кеше. Чагыштыру өчен: авыл хуҗалыгы производствосында 175 тракторчы-машинист, шоферлар - 46. кушсаң, бу терлекчеләр белән чагыштырганда ике тапкырга аз.
Агымдагы елның тугыз аенда кайбер күрсәткечләр буенча терлекчелек тармагында узган ел нәтиҗәләренә карата уңай динамика күзәтелә. Мәсәлән, 1 ноябрьгә КРС баш саны 11807 баш тәшкил итә, бу 2011 елның шул көне белән чагыштырганда 1346 башка артык. Үсеш 13%. Тулай савым - 133436 центнер, бу узган елгыдан 2886 центнерга күп. Күрсәткечләр арткан кебек, әмма республика дәрәҗәсендә бу югары күрсәткеч түгел. Бер сыердан сөт савып алуны алыйк. Ел башыннан ул 3799 килограмм, узган елгыдан 86 килограммга артык. Әмма республикада бер сыердан савым 4126, Әтнә районында әлеге күрсәткеч 5327, Кукмара - 5189, Саба - 5074, Балтачта - 5011 килограмм. Район терлекчеләрендә уңай күрсәткечләрдән үрчем алуның артуын, терлекләр үлеме кимүен билгеләп үтәргә була, югыйсә, ул чагыштырмача югары булып кала һәм башка кайбер күрсәткечләр дә бар.
Терлекчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы да арткан. Узган елда сыер савучылар аена 8950 сум, бозау караучылар 7285 сум алган булса, быел ул 12899 һәм 9090 сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен аны вакытында түләп бару һәм узган чорда булган вакыты узган бурычны бетерү мөһим бурыч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев