Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бакчачыга иң кирәкле киңәшләр

Табигать - үзенчәлекле һәм бербөтен. Аллаһы Тәгалә һәр үсемлекне бер-берсенә ярдәм итәр өчен яраткан. Гади чәчәк, яшелчәләр дә авыру һәм корткычларга каршы тора ала. Мәсәлән: Рәйхан (базилик) - черки һәм чебенне куркыта. Бәрхет гөл (бархатцы) - нематода, роза, лалә һәм тюльпанны зарарлый торган авыруларга каршы тора. Үлмәс гөл (бессмертник) -...

Табигать - үзенчәлекле һәм бербөтен. Аллаһы Тәгалә һәр үсемлекне бер-берсенә ярдәм итәр өчен яраткан. Гади чәчәк, яшелчәләр дә авыру һәм корткычларга каршы тора ала. Мәсәлән:


Рәйхан (базилик) - черки һәм чебенне куркыта.

Бәрхет гөл (бархатцы) - нематода, роза, лалә һәм тюльпанны зарарлый торган авыруларга каршы тора.

Үлмәс гөл (бессмертник) - көягә каршы.

Аю баланы (бузина) - чебен, тычкан, күсе, алмагачтагы җимешашар кортына каршы.

Дәлия (георгин) сарутны юк итә. Аны 2-3 ел рәттән сарут баскан урынга утырталар.

Дельфиниум яшелчәне юк итүче корткычлар, бакыр кәлтәне куркыта.

Бәрәңге фасольгә төшә торган корт, кәбестә күбәләге, гөблә, көя күбәләге, талпанны кисәтә.

Кишер, суган чебенен куркыта.

Настурция (латыйн чәчәге) кимерүчеләрне, нематода, вируслы һәм гөмбәчек авыруларына, фитофторозага каршы тора.

Тырнак гөл (календула, ноготки) үскән җирдә нематода, гөблә, кура җиләге чебене, яфрак ашаучы кортлар булмый. Роза арасында үскән тырнак гөл аларны авырулардан саклый. Бу чәчәк үскән туфрак микроблардан арына.

Помидор гөблә, яфрак кимерүче кортларны якын китерми.

Ачы торма кыяр һәм помидорны үрмәкүч бетеннән (паутинный клещ) саклый.

Укроп исен борча яратмый.

Ак фасольне колорадо коңгызы өнәми.

Шомырт үскән җирдә черки булмый.

Сарымсак үскән тирәлекне кырмыскалар урап уза.

Шпинатны җиләк, алмагач төпләренә, түтәл башларына чәчегез. Ул барлык корткыч һәм авырулардан да саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев