Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хезмәтчәннәре беренче уңышны җыя

“Август-Кама Тамагы” ҖЧҖда урып-җыю башланып, ярты көн эчендә ындыр табагына 95 тонна ашлык китерелде.

Олы Салтыктагы ындыр табагы икенче ел эшли һәм ашлыкны киптерү, чистарту һәм саклау буенча арендаларда акчаны янга калдыру мөмкинлеге биреп, үзен инде аклады. Быел территориядә ашлык саклау өчен һәркайсы 3000 тонна сыйдырышлы тагын ике ангар төзелде.

Олы Салтыктан Равил Зиннуров ындыр табагында төрле җиһазларда 37 ел эшләгән. Хәзер заманча компьютерлы җиһазларда эшләргә өйрәнгән. Аның белән бергә Яңа Саладан Илнур Карибуллин эшли. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел хезмәт куйган, шуның соңгы ике елын ындыр табагында эшли.

-Башта ашлык чокырга төшә, аннары соскылы элеватор аны өскә күтәрә һәм ашлык чистарткычка эләгә. Чистартылган ашлык беренче бункерда җыела һәм аннан киптергечкә озатыла. Ул тулуга, киптерү һәм җилләтү процессы башлана. Без ашлыкны 13-14% дымлылыкка кадәр җиткерергә тиеш. Болар барысы да компьютерда чагылдырыла. Ашлык тиешле дымлылыкка җиткәч, ул икенче бункерга җибәрелә һәм анда суытыла.

Узган атнада район буенча тулаем ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1810 тонна ашлык урып җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев