Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Август-Кама Тамагы” чәчү башлануга 100 процент әзер

Язгы кыр эшләре башланырга нибары бер атна вакыт калды. “Август-Кама Тамагы” АҖның 2022 елгы чәчүгә әзерлеге турында предприятиенең баш инженеры Юрий Янковский сөйләде.

- Узган ел заманча авыл хуҗалыгы техникасын күпләп сатып алган идек, быел исә аны кирәк кадәр генә алдык, -дип уртаклашты Юрий Владимирович. – Безнең автопарк йөк “Газеле”, трактор өчен ярымтагылма, көнбагышны урып-җыю өчен ургычлар белән тулыланды. Шулай ук сигез “TUCANO-580” урып-җыю комбайны алырга планлаштырабыз.

Язгы кыр эшләре вакытында “Август-Кама Тамагы” кырларына 15 чәчү  комплексы: 13 “Bourgault” чәчкече, шулай ук рәт араларын йомшарта торган “Tempo” чәчкече һәм тоташтан чәчә торган “Pöttinger” чәчкече чыгачак. Чәчү эшендә 18 куәтле трактор, 5 йөк төягеч һәм манипулятор кранлы 8 “МТЗ” тракторы эшләячәк. Беренче булып күпьеллык үләннәрне тукландырырга “Туман-2” үзйөрешле җайланмасы чыгачак. Шулай ук  12 берәмлек “Jacto” үзйөрешле сиптергече, үсемлекләрне саклау өчен әзер эремә ташучы “КамАЗ”лар эшләячәк. Орлыклар һәм ашламалар ташуда 20 “КамАЗ” катнашачак. Үсемлекләрне сыек ашламалар белән тукландыруда “Blu Jet” җайланмасы, дымны каплау өчен 4 “VELES” тырмасы кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев