Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Август-Кама Тамагы» агрофирмасы механизаторы Радик Гафаров халыкара күргәзмәдә бүләкләнде

6-8 июльдә Казанда узган «АГРОВОЛГА-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Август-Кама Тамагы» агрофирмасы тракторчы-машинисты Радик Гафаровка бүләк тапшырдылар.

Аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. 
Радик Таһир улы гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Ул Балтач авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә хатыны Гөлнар белән туган авылында гомер итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Монастырское авылында тракторчылар курслары узган. Беренче эш урыны – туган авылындагы «Октябрь» колхозы. Бүгенге көндә аның хезмәт стажы 30 елдан артык. Хуҗалыклар, атамалар алышынса да, җиргә, туган авылга тугрылык көчлерәк булып чыккан.
– Мин әти юлыннан киттем, - ди Радик Гафаров. – Ул да тракторчы иде. Әни дә гомере буе колхозда эшләде. Кече улым Илмир механизаторлар династиясен дәвам итте, ул Казанда тракторчы булып эшли. Эш җиңел түгел, әмма мин  тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер урып-җыюга әзерләнәбез. Ул якынча бер атнадан башлана. Әлегә “Тукано” комбайнын ремонтлау белән мәшгульмен, аннары басуга чыгачакмын. Быел мул уңыш көтәбез. Республика җитәкчелегенең югары бүләген аклау өчен намус белән эшләячәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев