Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылларны үстерүгә грантлар

Йөргән таш кына шомара диләр. Әлеге әйтем республика җитәкчелегенең авылларның социаль икътисадый үсеше өстендә актив эшләгән авыл һәм шәһәр җирлекләрен кызыксындыру карарын төгәл бәяли. Районыбыздан конкурста дүрт авыл җирлеге катнаша. Шуларның икесе- Тәмте һәм Олы Кариле җирлекләре республика бюджетыннан берәр миллион сум акча алачак. Конкурсны үткәргәндә авыл җирлекләре җирле үзидарә...

Йөргән таш кына шомара диләр. Әлеге әйтем республика җитәкчелегенең авылларның социаль икътисадый үсеше өстендә актив эшләгән авыл һәм шәһәр җирлекләрен кызыксындыру карарын төгәл бәяли.
Районыбыздан конкурста дүрт авыл җирлеге катнаша. Шуларның икесе- Тәмте һәм Олы Кариле җирлекләре республика бюджетыннан берәр миллион сум акча алачак. Конкурсны үткәргәндә авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча бәяләнде: халыкның табигый үсеше, авыл җирлегенең бер кешегә салым һәм салым булмаган кереме, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны (100 кешегә), мөгезле эре терлекләр баш саны, авыл җирлегенең бер кешесенә торакны файдалануга тапшыру, авыл җирлеге юлларының гомуми озынлыгында каты өслекле юллар озынлыгы өлеше, авыл җирлеге территориясендә җинаятьләр саны (100 кешегә).
Шунысын билгеләп үтү мөһим, һәр муниципаль районга грантлар саны авыл җирлегендәге халык санына бәйле рәвештә билгеләнде. Безнең район ике грантка гына исәп тотты һәм алды да. Әлеге акча авыл җирлекләрендә тормышны тәэмин итү объектларының материаль-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектларын җиһазлауга һәм авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларның тышкы төзекләндерүгә, шулай ук башка социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.
- Без әлеге грантка урамнарга чуер таш җәергә уйлыйбыз,- ди Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов. - Быел Кызыл Армия урамына таш җәйдек. Бу вакытта урамда яшәүчеләр зур әзерлек эше үткәрде, шуңа күрә ташны аларга кайтарттык та. Хәзер эш планында 1 Май һәм Лисин урамнары. Лисин урамында яшәүчеләр урамның йөри торган өлешен таш салуга әзерләделәр диярлек - грунт кайтарттылар, юл полотнасын тигезләделәр. 1 Май урамында инициатива төркемен Николай Карлов җитәкли. Биредә дә халык тырышлык күрсәтер һәм үз урамнарын төзекләндерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаслар дип уйлыйм. Без эш башкаручылар белән килешү төзедек, таш кайтартуны да алар үз өстенә алды. Карьерның якында гына булуы аеруча кулай, димәк транспорт чыгымнары азрак булачак. Әлегә конкурс үткәрелмәде, башкаручылар турында сөйләргә иртәрәк, грантны без ел ахырында алачакбыз, кышын вак таш кайтартачакбыз, язын исә тигезләячәкбез. Әлеге акча 1,2-1,5 км урамны төзекләндерергә җитәчәк. Олы Кариледә дә грант акчасын юлларны төзекләндерүгә тотарга уйлыйлар.
- Безнең авыл җирлегендә барлык торак пунктларга кадәр каты өслекле юл салынган,- ди авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин,- Хәзер безнең бурыч - авыл эчендәге юлларны төзекләндерү. Грант акчаларын без Олы Кариледә Фронтовиклары һәм Чаллы авылында Ленин урамына вак таш җәяюгә тотарга уйлыйбыз. Объектлдарны яңартуга мохтаҗ булучылар принцибыннан чыгып сайладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев