Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашлыкка булмаса, азыкка тотылыр

"Кама Тамагы" АХП Кече Салтык бүлекчәсенең Яшелчә бригадасында терлек азыгы әзерләү яхшы темпта бара. Сенаж базы тутырылып, яхшылап тыгызланган, икенчесендә эш алып барыла. Аларга яшел арыш массасы белән күпьеллык үлән салына. Май аендагы эссе вакытында басуларның берсе зыян күргән. Аннан яхшы уңыш һәм салам чыкмый, шуңа күрә аны яшел массага...

"Кама Тамагы" АХП Кече Салтык бүлекчәсенең Яшелчә бригадасында терлек азыгы әзерләү яхшы темпта бара.

Сенаж базы тутырылып, яхшылап тыгызланган, икенчесендә эш алып барыла. Аларга яшел арыш массасы белән күпьеллык үлән салына. Май аендагы эссе вакытында басуларның берсе зыян күргән. Аннан яхшы уңыш һәм салам чыкмый, шуңа күрә аны яшел массага җыярга булганнар. Сенаж базасына бер-бер артлы КамАЗлар килеп кенә тора. Транспорт йөртүчеләр Салих Шиһабиев, Раил Зәйнуллин, Фәнис Кәримуллин, Илдар Камәретдинов, Владислав Комаров, Рәис Гайфуллин, Таһир Фәхретдинов эшне ахырына кадәр җиткерү өчен солярка җитмәс дип кенә курка. Сенаж тыгызлауда Хәлим Хәйруллин һәм АльБерт Галиев, басуда үлән чаптыруда комбайнчылар Илфат Ганибаев һәм Илнур Айсин эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев