Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алга карап эшлиләр

Узган шимбәдә "Олы Кариле" ААҖ базасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сычев катнашында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен район семинары үткәрелде. Терлекләрне кышкы абзарларда асрау белән танышканнан соң, терлекчелек биналарын карап, терлекләрне асрау һәм ашату технологиясенә аңлатма биргәннән соң...

Узган шимбәдә "Олы Кариле" ААҖ базасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сычев катнашында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен район семинары үткәрелде.
Терлекләрне кышкы абзарларда асрау белән танышканнан соң, терлекчелек биналарын карап, терлекләрне асрау һәм ашату технологиясенә аңлатма биргәннән соң семинарда катнашучылар реконструкция ясалучы бозаулар абзарына җыелды.
Әле күптән түгел генә пычрак, салкын һәм караңгы абзар яңадан үзгәртеп. Хәзер анда якты, җылы, чиста һәм коры. Тәрәзәләр һәм идәннәр алыштырылган, түбәсе җылылык тотучы махсус пена белән эшкәртелгән, җылылык үткәрелгән (аны ферма янында күп җыелган утын ягып җылыталар), терлекләргә җылы су эчерәләр, бозаулар өчен сыек һәм коры азыкка махсус савытлар белән индивидуаль читлекләр урнаштырылган, терлекләрнең яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә махсус катнаш азык бирелә. Биредә эшләр әле дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО консультанты Госман Камалиев кызыклы һәм кирәкле анализ ясады. Терлекләрнең канына һәм азыкка биохимик анализ нигезендә 500 килограммнан артык сыерларны ашату рационы төзелгән. "Олы Кариле" ААҖда 14-16 килограмм сөт савып алып 12,6 нормасында 12,7 азык берәмлеге бирелә. Терлек азыгында кальций һәм фосфор 1гә 0,7 булырга тиеш. Аларда бу нормага туры килә. Терлек азыгында бары тик шикәр генә җитми.
"Кама Тамагы"АХПның Келәнче бүлекчәсендә хәл бөтенләй башкача. 10-12 килограмм сөт савып, 10,6 азык берәмлегендә азыкка ихтыяҗ 15,7 килограмм бирелә. Кальций һәм фосфор 1гә 0,4 нисбәтендә, бу терлекләргә тискәре йогынты ясый. Сөйки һәм кайбер башка бүлекчәләрдә дә шул ук хәл.
Терлек азыгының туклыклылыгын тулыландыру өчен хуҗалыкларга диаммоний фосфаты кулланырга, ә каротинны арттыру өчен кардаларга ылыслы агач ботаклары кайтартырга кирәк.
Киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев, район нәсел берләшмәсе җитәкчесе Исмәгыйль Гыймадиев чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев