Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгыларга премияләр тапшырылды

Урып-җыю эше көннән-көн кыза бара. Булачак уңыш язмышы аны тиз һәм, иң мөһиме - сыйфатлы җыеп алуга бәйле. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләредә механизаторлар корпусы нигездә бер генә сезон эшләми һәм аларга тулысы белән ышанырга мөмкин. Районда урып-җыю вакытына югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны матди стимуллаштыру положениесе гамәлдә. Әлеге документта аларның нинди...

Урып-җыю эше көннән-көн кыза бара. Булачак уңыш язмышы аны тиз һәм, иң мөһиме - сыйфатлы җыеп алуга бәйле. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләредә механизаторлар корпусы нигездә бер генә сезон эшләми һәм аларга тулысы белән ышанырга мөмкин.

Районда урып-җыю вакытына югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны матди стимуллаштыру положениесе гамәлдә. Әлеге документта аларның нинди шартларда акчалата премия алулары язылган. Узган шимбәдә беренче премияләр тапшырылды. Ярышлар шартларын үтәгән сигез комбайнчыга премияләр басуда ук тапшырылды. Аны тапшыру өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев җитәкчелегендәге комиссия басуларга чыкты. Әлеге комиссия югалту күләмен, камыл кистерү биеклеген һәм башка параметрларга бәя бирде.

Беренче басу - Олы Карамал бүлекчәсендә. Биредә комиссиягә "Кама Тамагы" АХП директоры урынбасары Дамир Сафин кушылды. Үзләренең кыр кораблары рубкаларыннан төшеп, басу кырыена җыелган комбайнчыларга Илфат Вәлиев ярышлар шартлары турында әйтеп үтте, премиянең суктырылган ашлык күләменә генә түгел, урып-җыю сыйфатына карап билгеләнүен дә ассызыклады. Моны комиссия әгъзалары Илдус Зиннәтуллин һәм Роберт Ганибаев та раслады. Биредә премияләр комбайнчылар Мөдәрис Мингазов, Илдар Әхмәтшин, Илшат Айсин һәм Дамир Заһидуллинга тапшырылды. Илшат Айсинны туган көне белән дә котладылар.

Аннары комиссия Сөйки бүлекчәсенә күчте. Эш шунда ки, комбайнчыларны кызыксындыру турындагы положениедә алдынгыларга өч көнлек эш йомгаклары буенча күчмә флаг тапшыру пункты да бар. Сөйки механизаторы Виталий Григорьев (рәсемдә) шундыйларның берсе булды. Аңа премия белән бергә күчмә флаг та тапшырылды. Соңгы өч көндә Виталий аеруча күп ашлык суктыручы - көненә 87 тонна. Ул, премия алган Илдус Нотфуллин кебек үк "Акрос-580" комбайнында эшли.

Премияләр тапшырганда комиссия урып-җыю сыйфатын тикшерде.Комбайнчыларның җыелма бригадасы эшләгән басуда брак күп иде. Бүлекчә җитәкчесе Сергей Борисов болай диде: "Без әлеге бракны күрдек. Бар комбайнны басу кырыена куярга туры килде. Бу очракта кемнән сорарга кирәклеген беләбез".

Бу көнне Келәнче бүлекчәсенең еракта урнашкан басулары соңгы нокта булды. Югалтулар зур иде биредә. Комбайнчыларны камыл киселеше тиешенчә булырга, ә хәрәкәт тизлеген ашлыкны югалтуга юл куймас өчен оптимальләштерергә кирәклеге турында кисәттеләр. Биредә премия Данил Төхвәтуллинга һәм Илнар Хәмидуллинга тапшырлыды.

Комбайнчылар ярышы дәвам итә. Эшне яхшы һәм сыйфатлы башкарганда аларның киләчәктә дә премия алу мөмкинлеге бар. Аны бирү-бирмәү турында үз сүзен район комиссиясе дә әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев