Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда март аенда явым-төшем күп булачак

Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә.

Март аенда Татарстанда һава температурасы климатик норма кысаларына кайтачак, әмма явым-төшем элеккечә югары дәрәҗәдә кала.

«Айлык уртача температура климатик норма кысаларында көтелә. Казан буенча -5,1 градус булса, Татарстан буенча — 5,7 градус нульдән түбән», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең айлык фаразларында.

Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә, ә гомумән республика — 23 мм. Ул кабат нормадан артачак, дип ачыклык кертә синоптиклар.

Чыганак: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев