Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда бераз яңгыр ява һәм җылы һава торышы саклана

Алдагы көннәрдә үзгәрүчән һава торышы көтелә.

Шимбә көнне көньяк циклонның республика аша уза торган атмосфера фронты бераз яңгыр китерә. Төнлә 1-6 градус, көнчыгыш районнарда 11-16 градус, көндез исә 19 градус җылы була.

Якшәмбе көнне төнлә генә республиканың көнчыгышында аз гына явым-төшем булырга мөмкин. Циклон китү һәм атмосфера басымы арту белән яңгыр тукталачак. Төнлә 1дән 6 градуска кадәр, ә көндез 15тән 20 градуска кадәр җылы фаразлана.

Дүшәмбе көнне явым-төшем булу ихтималы аз, әмма сишәмбе көнне көньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары якынлашу сәбәпле, республикада кабат бераз яңгыр явачак. Температура 17-22 градуска кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев