Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда атна башында һава температурасы нормадан түбән төшәчәк һәм яңгыр явачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, яңа атна башында Татарстанда салкынча һава торышы көтелә, һаваның тәүлеклек уртача температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, урыны белән яңгыр явачак.

Дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 2-7 градуска кадәр түбәнәячәк, төнлә кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак. Сишәмбе, 6 сентябрьдә, көндез бераз яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы +2..+7, көндез +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә туфракта шулай ук кырау күзәтелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев