Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда -21 градуска кадәр салкын булачак

Бу атна уртасында Республика территориясендә һава шартлары яңадан үзгәрә.

Антициклон килү белән Татарстанда шактый салкын һәм явым-төшемсез аяз һава торышы урнашты. Әмма бу атна уртасында республика территориясендә һава шартлары яңадан үзгәрә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразлардан күренә.
Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда тыныч салкын һава торышы саклана әле. Төбәктә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Юлларда бозлавык саклана. Талгын җил көтелә, вакыты белән төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртәчәк.

Төнлә һава температурасы -9 дан алып -14 градуска кадәр, республиканың төньягында -16дан -21 градуска кадәр булачак. Көндез 4-9 градуска, ә көнчыгыш районнарда 12 градуска кадәр салкын була.

Әмма чәршәмбе көнне, 8 декабрьдә, «көнбатыш циклонының җылы фронты» һава торышы үзгәрүгә китерәчәк. Төнлә урыны белән кар явуы ихтимал. Иртән һәм көндез җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән буран, секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил һәм бозлавык фаразлана, дип искәртә синоптиклар.

Шул ук вакытта Татарстан буенча төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска кадәр, көнчыгышта -15 градуска кадәр күзәтелә. Көндезге сәгатьләрдә -4 градустан +1 градуска кадәр җылыта.

Пәнҗешәмбе, 9 декабрьдә, республика циклонның җылы секторында булачак. Явым-төшем көтелми. Температура фоны югары булып кала: -1, -6 градус төнлә һәм көндез 0, -4 градус булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 10 һәм 11 декабрьдә, Татарстан «түбән атмосфера басымы киңлегендә» калачак. Димәк, төбәктә төнге сәгатьләрдә -2, -7, көндез 0 - 4 градуслы салкынча һава торышы саклана. Урыны белән бераз кар явачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X